Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Путинны Президентның Татарстан белән элемтәләре турындагы видео белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә Россия Президенты Владимир Путинны 72 яшьлек юбилее белән котлады.
«Туган көнегез белән, Владимир Владимирович! Татарстан киләчәктә дә илебезнең сәнәгать куәтен ныгытуга өлеш кертәчәк! Ту-214, ТУ-160, Аурус, КАМАЗ. Сез Татарстанда башкарылган эшләрнең сыйфатын барысыннан да яхшырак беләсез. Сезгә нык сәламәтлек телибез!» – дип язган ТР Рәисе.
Республика җитәкчесе шулай ук дәүләт башлыгының Татарстанда җитештерелгән техниканы куллануына бәйле кадрларны (нигездә — быелның февралендә Казанга сәфәреннән), шулай ук Путинның төбәккә кагылышлы ике фикерен үз эченә алган видео урнаштырды.
Роликка Казанга Ту-214 лайнерында очып килү, Ту-160М стратегик бомбардировщикта очу, «КАМАЗ» йөк машинасы руле артында М12 «Көнчыгыш» трассасы буенча бару, шулай ук Президент кортежында Aurus лимузины да булуы төшерелгән фрагментлар кертелгән.
Моннан тыш, видеокотлауга Путинның узган ел ахырында БРИКС саммитын уздыру өчен шәһәр сайлау уңаеннан («Татарстан яхшы үсә, ә Казан — мондый үсешнең иң яхшы үрнәкләренең берсе. <...> Татарстанның, Татарстан башкаласы — Казан шәһәренең ышанычлы үсеше дә шуның белән бәйле дип уйлыйм») һәм агымдагы елда — «Киләчәк уеннары» ачылышында Татарстан һәм Казан турында әйткән сүзләре кергән («Үзенчәлекле, күпмилләтле, төрле халыкларның мәдәниятләренә бай, ул ата-бабаларыбыз мирасын изге итеп саклый һәм шул ук вакытта һәрвакыт яңалыкка ачык, иң катлаулы, новаторлык проектларына кыю тотына һәм аларны искиткеч итеп башкара»).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз