news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Путинны җитмеш яшьлек юбилее белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында Россия Президенты Владимир Путинны республика халкы һәм үз исеменнән җитмеш яшьлек юбилее белән котлады.

«Республика халкы исеменнән, шәхсән үз исемемнән Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинны юбилее белән котлыйм!» – дип язган ТР Президенты, дәүләт башлыгы белән бергә төшкән фото урнаштырып.

«Сез милләт лидеры, үз иленең чын патриоты булган кеше! Татарстанның күпмилләтле халкы арасында сезнең абруй бәхәссез!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов. «Туган көнегез белән, Владимир Владимирович!» – дип өстәгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot