Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Путинга Татарстанда Сабан туен бәйрәм итү тәртибен аңлатты
Яшел Үзәндә сыекландырылган табигый газ өчен компрессорлар җитештерү заводын ачканда Владимир Путин шәһәр халкын якынлашып килүче Сабантуй бәйрәме белән котлады.
«Якынлашып килүче ял көннәрендә рәхәтләнеп ял итүегезне телим. Сабантуй бит!», – дип мөрәҗәгать итте Путин завод хезмәткәрләренә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Сабантуй бәйрәме төрле районнарда төрле көннәрдә үткәрелүен аңлатты һәм Яшел Үзәндә бәйрәмнең инде узганын әйтте.
«Аларда Сабантуй булды инде, без аларны Казанга чакырабыз. Безнең районнар чиратлашып бәйрәм итә», – дип елмайды Миңнеханов.
«Бәйрәм кәефен сузасыз, димәк?», – дип елмаеп җавап бирде Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз