Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Пушилинга: Татарстан Лисичанскига булыша, Донецк белән дә хезмәттәшлеккә әзер
Татарстан Луганск Халык Республикасы белән актив хезмәттәшлек итә, Лисичанскины торгызуда булыша. Металлургия, энергетика, машина төзелеше һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстереп, Татарстан Донецк Халык Республикасы белән дә элемтәләрне үстерергә әзер. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Донецк Халык Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин белән очрашуда шулай дип белдерде.
«Татарстан Лисичанск шәһәрен торгызу өчен Луганск Халык Республикасы белән актив хезмәттәшлек итә. Донецк Халык Республикасы белән элемтәләрне үстерүгә дә шат булачакбыз», - дип искәртте Миңнеханов.
Очрашуда катнашучылар ике төбәктә дә кызыксыну уятырлык юнәлешләрне билгеләде.
«Металлургия, энергетика, машина төзелеше һәм компонентлар җитештерү, IT һәм башка өлкәләрдә ике төбәк арасында элемтәләрне үстерү өчен зур потенциал бар», - диде Татарстан Президенты.
Пушилин республиканың Татарстан белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерүен искәртте. «Донецк Халык Республикасы сәнәгате үз өлешен кертергә әзер», - диде ул.
Искәртеп узабыз, бүген иртән ТР Президенты һәм Донецк Халык Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин Татарстан машина төзелеше форумында катнашты. Донецк Халык Республикасы делегациясен кабул иткән өчен, Пушилин ТР җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз