Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов прокуратура органнары ветеранын «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР прокуратура органнары ветераны Газинур Галимовны «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуның 100 еллыгы» медале белән бүләкләде. Шул хактагы указ республика җитәкчесе порталында урнаштырылган.
Ветеран бу бүләккә «җәмәгать иминлеген тәэмин итү, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары өчен» лаек булды, диелә документта.
Миңнеханов башка указ белән Түбән Кама районының Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимовны «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләде. Ул әлеге бүләккә «күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен» лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз