Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Профсоюзлар законнар базасын камилләштерергә ярдәм итә
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре гомумроссия профсоюзы Татарстан республика оешмасының 32нче хисап-сайлау конференциясендә катнашучыларга сәламләвен юллады. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укыды.
«Биш ел дәвамында уртак тырышлык нәтиҗәсендә оешмаларның абруе артты, хезмәткәрләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау механизмнары камилләште. Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре һәм социаль партнерлык өлкәсендә төп килешүләр имзаланды. Алар дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр профсоюзының 41 меңнән артык әгъзасының мәнфәгатьләренә кагыла», – диелә республика җитәкчесенең сәламләвендә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзлары коллективларда уңайлы социаль климат булдыруга зур өлеш кертә, законнар һәм норматив-хокукый базаны камилләштерергә ярдәм итә.
«Сез һәрвакыт кулны пульста тота беләсез, тәҗрибәгезне һәм заманча технологияләрне белүегезне һәм эштә яңа алымнарны оста яраштыра аласыз. Җәмгыять тормышындагы үзгәрешләр белән бергә профсоюзларның эшчәнлек шартлары да үзгәрә, сезнең эш формалары һәм методлары камилләшә. Профсоюз хәрәкәтенең төп максаты – хезмәт кешеләренең мәнфәгатьләрен яклау максаты гына үзгәрешсез кала», - диде ул.
Татарстан Республикасы Рәисе шулай ук оешма хезмәткәрләренең республика һәм муниципаль дәрәҗәдә мөһим мәсьәләләрне хәл итү эшендә кызыксынучанлыгын, битараф булмавын һәм социаль активлыгын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз