news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Президент академиясенең җәйге кампусында катнашучылар белән аралашты

Миңнеханов Президент академиясенең җәйге кампусында катнашучылар белән аралашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Президент академиясенең җәйге кампусы» халыкара белем бирү форумы ел саен студентлар өчен дә, республика җитәкчелеге өчен дә уңай нәтиҗәләр күрсәтә. Форумның пленар сессиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белем бирү проектында катнашучыларны шундый сүзләр белән сәламләде.

«Эшнең мондый формасы бик файдалы. Сезнең өчен генә түгел, безнең өчен дә. Без сездән күп нәрсәгә өйрәнәбез. Форум бик уңай нәтиҗәләр күрсәтә», - дип белдерде Миңнеханов.

Быел форумның төп темасы – «Безнең заман геройлары». Татарстан Рәисе фикеренчә, 2025 ел илдә һәм республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителүне һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын исәпкә алганда, тема бик дөрес сайланган.

Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда яшьләр проектларын гамәлгә ашыруга, яшь талантларга ярдәм итүгә, мәгариф системасын үстерүгә зур игътибар бирелә. «Безнең өстенлекле бурыч – гражданнарга тормыш өчен уңайлы шартлар булдыру. Моңа илкүләм проектлар, федераль һәм республика программалары юнәлтелгән», - дип ышандырды ул.

Студентлар биргән сорауларның күбесе замана геройларына хас сыйфатларга кагылган. Бу кампусның тематикасы белән аңлатылган. Рөстәм Миңнехановның бу сорауларга кайтарган җаваплары арасында өч төп тезис булган:

туганнарыңны хөрмәт итү һәм ярату;
Туган илеңнең патриоты булу;
әйләнә-тирә дөньяны яхшырак итәргә омтылу.

«Иң мөһиме – без патриот булырга тиеш. Үз югары уку йортыңның, шәһәреңнең, төбәгеңнең һәм, иң мөһиме, үз илеңнең патриоты. Үз эшендә – предприятиедә, медицинада, педагогика өлкәсендә һәм башка тармакларда уңышка ирешкән һәркем герой була ала. Әти-әнине хөрмәт итәргә, туган телне, милли традицияләрне һәм мәдәниятне сакларга кирәк», - дип йомгаклады сүзен Татарстан Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot