news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Президент академиясе форумында катнашучылар белән очрашты

Миңнеханов Президент академиясе форумында катнашучылар белән очрашты
Фото: © Татарстан Республикасы Рәисененең матбугат хезмәтеннән

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Иннополиста Президент академиясенең XI Җәйге кампусының пленар дискуссиясендә катнашты. Республика җитәкчесе мәгариф форумында катнашучылар белән аралашты һәм аларның сорауларына җавап бирде.

«Җәйге кампус Татарстанда 11нче тапкыр уза. Президент академиясенә безнең республиканы мәйданчык буларак сайлавына без рәхмәтле. Барлык кампусларда да татарстанлылар актив катнаша», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, мондый форум яшьләр бер-берсеннән өйрәнә торган бик яхшы мәйданчык булып тора. «Моңа мохит һәм актив алга киткән яшьләр дә ярдәм итә. Бирегә сезнең сәфәрегез файдалы булгандыр дип ышанам. Татарстан һәрвакыт сезне көтә», – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе кампуста катнашучыларга.

Телевидение алып баручысы Максим Шәрәфетдинов пленар дискуссиянең модераторы булып чыгыш ясады. Ул форумда катнашучыларга Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенконың сәламләвен укыды.

Кампуста Президент академиясенең 80 студенты, Татарстаннан 80 һәм Россиянең яңа төбәкләреннән 20 укучы катнаша. Моннан тыш, Кыргызстан, Беларусь, Таҗикстан, Казахстан, Кытай, Үзбәкстан, Нигерия һәм башка илләрдән 40 студент килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100