news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Пилотсыз очкыч Татарстанда торак йортка эләккән, халык эвакуацияләнгән

Бүген иртән Татарстанның Кама аръягы төбәгенә дошман БПЛАлары һөҗүм ясады. Бу хакта социаль челтәрләрдәге битләрендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Төбәк җитәкчесе кушуы буенча урынга республика Премьер-министры Алексей Песошин чыкты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, БПЛАларның берсе торак йортка эләккән, халык эвакуацияләнгән. «Хәзер якындагы лагерь базасында вакытлыча урнаштыру пункты әзерләнә. Өч зыян күрүчегә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», - дип өстәде ул.

ТР Рәисе кушуы буенча район җитәкчелеге эвакуацияләнгән кешеләр өчен кирәкле эшләрне башкара (болар – кайнар ризык, су, медицина ярдәме).

Хәзерге вакытта, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, БПЛА һөҗүме куркынычы Татарстанның алты шәһәрендә: Зәй, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Бөгелмәдә гамәлдән чыгарылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot