news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов пилотсыз авиация системалары үзәге мөмкинлекләрен киңәйтергә тәкъдим итте

Миңнеханов пилотсыз авиация системалары үзәге мөмкинлекләрен киңәйтергә тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда төзелгән пилотсыз авиация системаларының фәнни-җитештерү үзәге авиация техникасы белән генә түгел, җир өсте роботлары һәм пилотсыз катерлар эшләү белән дә шөгыльләнергә тиеш. Мондый фикерне «Дрон Экспо» форумының пленар сессиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Татарстан Республикасы Рәисе үзәкнең технологик лидерлык илкүләм проекты кысаларында КНИТУ-КАИ базасында төзелүен искәртте.

Аның сүзләренә караганда, хәзер үзәкне заманча җиһазлар һәм сынау стендлары белән тәэмин итү төгәлләнә.

«Бүген пилотсыз катерлар да, җир өсте техникасы да кирәк. Аның эш спектрын киңәйтү дөрес булыр иде», – диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot