news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов пилотсыз авиация буенча Татарстан җыелмасы белән бергә төшкән фотосын күрсәтте

Миңнеханов пилотсыз авиация буенча Татарстан җыелмасы белән бергә төшкән фотосын күрсәтте
Татарстан Рәисенең телеграм-каналы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов пилотсыз авиация буенча «Архипелаг - 2023» илкүләм ярышларында җиңү яулаган республика җыелма командасы белән очрашты. Ул алар белән бергә төшкән фотосын үзенең телеграм-каналында урнаштырган.

«13 алтын, 9 көмеш һәм 7 бронза медаль - безнеке! Горурланабыз», – дип язган республика җитәкчесе.

Республика командасы Татарстан Рәисе указы белән мәктәп укучылары һәм студентлардан тупланды. Алар 30га якын медаль яулады, ә Казаннан 14 яшьлек Булат Нургалиев 12 бүләккә лаек булды һәм пилотсыз очу аппаратларының иң яшь операторы дип табылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot