news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Пезешкианны Иран Президенты сайлауларында җиңүе белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Президенты сайлауларында Мәсуд Пезешкианны җиңүе белән котлады. Телеграмманың текстын ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова җиткерде.

«Иран Ислам Республикасы Президенты сайлауларында җиңүегез уңаеннан чын күңелдән котлауларымны кабул итүегезне сорыйм. Сезнең белән бу мөһим вакыйганың шатлыгын уртаклашам. Әлеге вакыйга Иран халкының сезгә ныклы ышаныч белдерүе, сезнең дәүләт эшчәнлегегезне югары бәяләве турында сөйли», – дип билгеләп үтә Миңнеханов.

Татарстан Рәисе киләчәктә Казан белән Тәһран арасындагы элемтәләрне уңышлы үстерүгә өметен белдерә. Бу, үз чиратында, Россия-Иран мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итәчәк, дип саный ул.

«Чын күңелдән туган илегез файдасына актив һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып баруыгызны, нык сәламәтлек, иминлек һәм күпкырлы эшегездә уңышлар телим», – дип нәтиҗә ясый республика җитәкчесе.

Искәртик, Мәсуд Пезешкианны җиңүе белән Россия Президенты Владимир Путин да котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100