news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумында 50дән артык очрашу уздырды

Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумында 50дән артык очрашу уздырды
Фото: t.me/galimovatatarstan

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XXVIII Петербург халыкара икътисади форумы (ПМЭФ-2025) барышында 50дән артык очрашу үткәрде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«ПМЭФ-2025 нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов 50дән артык очрашу уздырды», - дип язды ул Телеграм-каналында.

XXVIII Петербург халыкара икътисади форумы 18 июньнән 21 июньгә кадәр уза. ПМЭФ-2025нең төп темасы – «Гомуми кыйммәтләр – күп поляр дөньяда үсеш нигезе».

news_right_1
news_right_2
news_bot