Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Петербург икътисади форумында SENAT автомобильләрен презентацияләүдә катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында SENAT 900 моделен һәм SENAT 1000 флагман автомобиле прототибын серияле җитештерүгә багышланган презентациядә катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров та булды.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
SENAT – Россиядә югары класслы автомобильләр җитештерүче беренче һәм бердәнбер предприятие. Җитештерү мәйданчыгы Санкт-Петербургтагы элеккеге «Тойота» заводы территориясендә урнашкан.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз