news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Петербург форумында Татарстанда тарихи-мәдәни мирасны саклау турында сөйләде

Миңнеханов Петербург форумында Татарстанда тарихи-мәдәни мирасны саклау турында сөйләде
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XXVIII Петербург халыкара икътисади форумында «Дом.РФ» АҖ тарафыннан оештырылган «Мирас. Визионерлар» дигән төп сессиядә катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстанда тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм үстерүгә зур игътибар бирелә.

«Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды тарафыннан тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау, торгызу һәм реставрацияләү буенча зур күләмдә эш башкарылды», - дип искәртте ул.

Рөстәм Миңнеханов шуның нәтиҗәсендә бүген республикада дүрт объектның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүен билгеләп үтте.

Ул шулай ук Татарстанда аның җитәкчелегендә 2016 елдан бирле Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия эшләве турында сөйләде. Аның составына, дәүләт органнары җитәкчеләреннән тыш, тәҗрибәле архитекторлар һәм мирас буенча экспертлар керә.

«Комиссия эшләү дәверендә безнең тарафтан 500гә якын яңа төзелеш проекты каралды һәм хупланды. Алар барысы да тарихи мохитне һәм шәһәр төзелеше масштабын исәпкә алып килештерелгән», - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.

  • XXVIII Петербург халыкара икътисади форумы (ПМЭФ) 18 июньдә Санкт-Петербургта башланды, ул 21 июньдә тәмамланачак. Эшлекле программаның төп чаралары «Экспофорум» Конгресс-күргәзмәләр үзәгендә уза.
news_right_1
news_right_2
news_bot