news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Петербург форумында Мутко белән төзелеш тармагының торышы турында фикер алышты

Миңнеханов Петербург форумында Мутко белән төзелеш тармагының торышы турында фикер алышты
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XXVIII Петербург халыкара икътисади форумында «Дом.РФ» АҖ генераль директоры Виталий Мутко белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Әңгәмәдәшләр илдә төзелеш тармагының хәзерге торышы һәм үсеше турында фикер алышты.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты өчен җавап бирә торган комиссиясен җитәкли.

  • XXVIII Петербург халыкара икътисади форумы (ПМЭФ) 18 июньдә Санкт-Петербургта башланды, ул 21 июньдә тәмамланачак. Эшлекле программаның төп чаралары «Экспофорум» Конгресс-күргәзмәләр үзәгендә уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot