Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Песошин һәм Сәфәровның Лисинчанск һәм Рубежноега сәфәрләре турында сөйләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Татарстан шефлыгы астындагы Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләрендә булды. Бу хакта республика җитәкчесе үзе социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә сөйләде.
Рубежноеда Татарстан делегациясе ашыгыч ярдәм станциясен карады, анда элегрәк республика ярдәме белән пациентларны кайнар ризык белән тәэмин итә торган азык-төлек блогы торгызылган иде. Татарстан Республикасы вәкилләре эшләрнең алдагы этаплары турында фикер алышты һәм көн саен фронт зонасына чыгучы фельдшерлар белән аралашты.
Шәһәр башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Евгений Шаталин белән бергә Алексей Песошин һәм Әсгать Сәфәров элеккеге пионерлар йортында булдылар. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, аның базасында музей киңлеге булган заманча яшьләр үзәге булдыру планлаштырыла. «Мондый проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер», – диде Татарстан Республикасы Рәисе.
Лисичанскида исә ТР Премьер-министры һәм ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе мэр Эдуард Сахненко һәм ЛХР Төзелеш министрлыгы вәкилләре белән су һәм җылылык белән тәэмин итүне торгызу турында фикер алыштылар. Төп бурыч итеп Рөстәм Миңнеханов зыян күргән йортларга капиталь ремонт ясауны атады: якынча 100 бинаны торгызып бетерәсе бар.
«Луганск Халык Республикасындагы эшебез – төзелеш кенә түгел, ә яңа тормышны, өметне һәм шәһәрләрнең киләчәген торгызу. Татарстан һәрвакыт янәшә, бергәләп авырлыкларны җиңүгә әзер!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов МАКС мессенджерындагы сәхифәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз