news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Патрушев белән каты коммуналь калдыклар мәсьәләсе турындагы утырышта катнашты

Миңнеханов Патрушев белән каты коммуналь калдыклар мәсьәләсе турындагы утырышта катнашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев Татарстанга эш сәфәре барышында «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасын оештыру» 58нче номерлы инциденты буенча утырыш үткәрде, дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе матбугат хезмәтендә. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ табигый ресурслар һәм экология министры Александр Козлов, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Росприроднадзор) башлыгы Светлана Радионова, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, шулай ук профильле ведомстволар, тармак компанияләре һәм Федераль Җыелыш вәкилләре катнашты.

Патрушев билгеләп үткәнчә, якындагы елларда илдә бик күп инфраструктура объектлары төзелергә тиеш. Бүгенге көндә калдыкларны утилизацияләү юнәлешендә берничә проект гамәлгә ашырылган. Вице-премьер эш динамикасын тизләтергә чакырды. Моның өчен һәр объектка проект документациясен бәяләү, подрядчыларның эш сыйфаты, күрсәтелгән ярдәм чаралары һәм графикларның үтәлүе күзлегеннән чыгып, инвентаризация үткәрергә кирәк.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Патрушев ассызыклаганча, комплекслы контроль зур төзелешләрдә генә түгел, ә «юл карталары» расланган башка юнәлешләрдә дә тәэмин ителергә тиеш. 2025 елда субъектлар 62 меңнән артык контейнер сатып алган, быел тагын 63 мең контейнер сатып алу планлаштырыла. Махсус техника паркын яңарту дәвам итә, моңа ташламалы лизинг механизмы ярдәм итә. Бер елда 1,5 меңгә якын чүп ташу машинасы һәм башка җиһазлар сатып алынган.

Вице-премьер һәр төбәктә эшче төркем булдырырга кушты. Алар объектлар урнашкан урыннарга барып, төзелешнең статусын теркәячәк һәм килеп чыккан проблемаларны оператив рәвештә хәл итәчәк. Шулай ук ул курорт сезонында чүп чыгару мәсьәләсен аерым контрольгә алырга кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot