news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов патриарх Кириллны 80 яшьлек юбилее белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кириллны 80 яшьлек юбилее белән котлады. Республика җитәкчесе котлауны социаль челтәрләрдәге битләрендә бастырып чыгарды.

Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов патриарх Кириллны республиканың зур дусты дип атаган иде. «Күп еллар дәвамында ул даими рәвештә Татарстанга килә һәм православие динен тотучылар тормышында да, динара диалогка багышланган чараларда да актив катнаша», – дип искәртте төбәк җитәкчесе ТР православие җәмәгатьчелегене «Тынычлык союзында рух бердәмлеге» VI форумында чыгыш ясаганда.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархына гуманитар эшчәнлек өлкәсендәге күренекле казанышлары өчен Дәүләт Премиясен тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot