news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Патриарх Кирилл белән Татарстанда гамәлгә ашырылучы проектлар хакында сөйләште

Миңнеханов Патриарх Кирилл белән Татарстанда гамәлгә ашырылучы проектлар хакында сөйләште
Фото: Татарстан Рәисенең телеграм-каналы

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашты.

Республика җитәкчесе телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, ул Рус православие чиркәве вәкиле белән Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проектлар хакында фикер алышкан. Алар арасында Казан Богородица монастыре комплексын торгызу проекты да бар.

«Мәскәү һәм бөтен Русь Изге Патриархы белән очраштык. Безнең республикада Татарстан митрополиясе линиясе буенча гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләштек. Аерым алганда, Казан Богородица монастыре комплексын торгызу эшләре хакында сүз барды», - дип язган Миңнеханов постта.

news_right_1
news_right_2
news_bot