news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Памфилованы «Дуслык» ордены белән бүләкләде

Миңнеханов Памфилованы «Дуслык» ордены белән бүләкләде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова белән очрашты. Очрашуда ул аңа республиканың Дәүләт бүләге – Татарстанның сайлау системасын үстерүдә сизелерлек өлеш керткән өчен «Дуслык» ордены тапшырды.

Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алар төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә сайлау системасы эше, гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру һәм республика сайлау системасы үрнәгендә Татарстан тәҗрибәсе турында фикер алышкан.

Миңнеханов Памфиловага сайлауларны мәгълүмати тәэмин итү буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсен уздыру урыны итеп Казанны сайлаганы өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук төбәкнең гамәлгә ашырылган мөһим проектлары, аерым алганда, Г.Камал театрының яңа бинасы турында сүз булды.

Искәртик, Памфилова Россия төбәкләренең сайлау комиссияләре матбугат хезмәтләре өчен Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә лекция белән чыгыш ясаячак. Аны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе ярдәмендә РФ Үзәк сайлау комиссиясе оештыра.

Элегрәк Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да очрашкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100