news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов ОТР җитәкчелеге белән Татарстан тарихы турында тапшыру әзерләргә килеште

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россиянең иҗтимагый телевидениесе» (ОТР) телеканалы җитәкчелеге белән очрашты һәм хезмәттәшлекне алга таба үстерү хакында фикер алышты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Миңнеханов һәм телеканал җитәкчелеге, шул исәптән, «Төбәк көне» проекты кысаларында Татарстан Республикасы тарихы һәм казанышлары турында җентекләп сөйләргә килеште. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан ОТР телеканалы белән беренче ел гына хезмәттәшлек итми. Әйтик, 2019 елдан аның тапшырулар челтәрендә «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы программалары күрсәтелә башлады.

2013 елда ачылган ОТР бүгенге көндә аудиторияне тәүлегенә уртача колачлау буенча 20 телеканал арасына керә. Төп форматлары: яңалыклар, аналитик дискуссияләр, уен, документаль һәм анимацион фильмнар, аң-белем тарату программалары. Эфирда төбәкләр тормышын яктыртуга сизелерлек игътибар бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot