news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Оренбург өлкәсендә Сабан туе кунакларын ретро-автомобильдә йөртте

Миңнеханов Оренбург өлкәсендә Сабан туе кунакларын ретро-автомобильдә йөртте
Фото: Лилия Галимова телеграм-каналыннан

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ГАЗ-69 руле артына утырды һәм Оренбург өлкәсендә узган Сабан туе кунакларын ретро-автомобильдә йөртте. Бу хакта аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Кем икәнен белмим, әмма аның йөртүчесе Миңнеханов үзе. Оренбург өлкәсендәге Сабан туенда Рөстәм Миңнеханов ретро-автомобиль яныннан узып кына китә алмады һәм... бәйрәм кунакларын утыртып йөртте», – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.

ГАЗ-69 – 1953 елда чыгарыла башлаган автомобиль. Әлеге машина ике модификациядә чыгарыла: ике ишекле сигез урынлы кузовлы ГАЗ-69 һәм авыл хуҗалыгы өчен дүрт ишекле биш урынлы кузовлы ГАЗ-69А.

news_right_1
news_right_2
news_bot