news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов оперштаб утырышында хәрби бурычлыларны исәпкә алуны тәртипкә китерергә чакырды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Оператив Штабы һәм гражданнарны мобилизацияләү буенча чакыру комиссиясенең уртак утырышын уздырды. Ул системаны модернизацияләзү мөһимлегенә игътибар юнәлтте һәм хәрби бурычлы кешеләрне исәпкә алуда тәртип урнаштырырга йөкләмә бирде.

Утырышта өлешчә мобилизация нәтиҗәләре турында республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләде. Ул әйткәнчә, муниципалитетлар белән көндәлек бергә эшләү йөкләмәне вакытында үтәргә мөмкинлек биргән.

«Өлешчә мобилизация нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Президенты [Владимир Путин] хәрби комиссариатлар эшенең бөтен системасын региональ хакимият органнары белән хезмәттәшлектә модернизацияләү кирәклеген билгеләп үтте. Без шулай ук хәрби бурычлыларны исәпкә алу өлкәсендә дә тәртип урнаштырырга тиеш», – дип өндәде Миңнеханов.

Ул җыю һәм хәрби өйрәнү уздыру урыннарында мобилизацияләнгән гражданнар өчен нормаль көнкүреш шартларын булдыру, шулай ук аларны тукландыруны оештыру мәсьәләсенә аерым тукталды. Рөстәм Миңнеханов Казан танк училищесында 430 нчы мотоукчылар полкының яшәү шартларына, шул исәптән утыннарның чи булуына һәм телефоннарга зарядка өчен урыннар җитмәүгә зарлануларын искә төшерде.

«Һәр җирдә тәртип булырга тиеш. Ничек кенә булмасын без боларга юл куярга тиеш түгел. Кешеләр белән ничек тә булса аңлашырга кирәк. Сез мөрәҗәгать итәсез бит – без теләсә кайсы мәсьәләне беренче чиратта хәл итәбез. Әгәр кешеләрнең көнкүреш, оештыру, хокукый сораулары бар икән – без бу мәсьәләләрнең барысын да хәл итәбез. Сезнең тарафтан төгәл эзлекле эш булырга тиеш. Бу сезнең генә җитешсезлек түгел – бу барыбызның да җитешсезлеге. Сез карагыз: палаткалар шәһәрчеге төзедек, барлык инфраструктураны төзедек. Әмма мондый мизгелләр булган икән, без дәшми кала алмыйбыз. Без монда бер гаилә кебек. Без барыбыз да җаваплы. Бу беренче чиратта, республика җитәкчесе буларак, минем адреска. Без кайдадыр, нәрсәнедер күреп бетермәгәнбез», - диде Республика Президенты.

Утырышта катнашучылар хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләрен аерым карады. Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәүче ирекле хәрбиләрнең балаларына 20 мең сум күләмендә түләүләр оештырырга кушты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

«Барлык ярдәм чаралары да һәр гаиләгә барып җитәргә тиеш. Хакимият органнарына, җәмәгатьчелек һәм волонтерларны җәлеп итеп, киң аңлату эшләре алып барырга кирәк. Мобилизациягә эләккән гаиләләргә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү мөһим», – дип йомгаклады Президент.

Искәртеп узабыз, бүген билгеле булганча, Рөстәм Миңнеханов үз Указы белән «база әзерлеге» буенча Татарстан оперштабы составын киңәйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100