news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Оман тышкы эшләр министры белән очрашты

Миңнеханов Оман тышкы эшләр министры белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман тышкы эшләр министры Бәдр бин Хәмәд әл-Бусаиди әфәнде белән очрашты. Яклар Россия-Оман мөнәсәбәтләре кысаларында төбәк элемтәләрен ныгытуның мөһимлеген билгеләп үтте. Бу хакта республика Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Моңарчы Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән Оман солтаны Хейсам Бән Тарек Әл Сәиднең киңәйтелгән очрашуында катнашты.

Солтанлык башлыгы Россиягә дәүләт сәфәре белән 22 апрельдә килде. Сөйләшү барышында яклар Оман делегациясе «KazanForum»да катнашу турында килешүгә иреште. Моннан тыш, әңгәмәдәшләр бизнес-миссияләр алмашуның мөһимлеген билгеләп үтте. Бу яңа партнерлар табарга, килешүләр төзергә һәм уртак проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәргә тиеш.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Яклар шулай ук хезмәттәшлекне даими нигездә үстерү өчен Оман солтанының Казандагы почетлы консулын билгеләү, шулай ук Маскат шәһәрендә ТР сәүдә-икътисад офисын ачу мәсьәләсен карарга килеште.

Исегезгә төшерик, Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Төркем эшендә Оман вәкиле – Маскат солтаны Кабус Бән Сәиднең Мәдәният һәм фән югары үзәге рәисе Хәбиб әл-Риями актив катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot