news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Оман солтанлыгында Татарстанның сәүдә вәкиллеген ачу планнары турында сөйләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан республикасының Оман солтанлыгында үз сәүдә вәкиллеген ачарга җыенуы турында хәбәр итте.

«Ислам дөньясы Россиядән йөз чөермәде. Әгәр товар әйләнешен алсак, аның якынча яртысы Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренә туры килә. Оман да безнең өчен кызыклы төбәк, без анда сәүдә вәкиллеге ачарга ниятлибез. Якын арада Оман юнәлешендәге эшчәнлегебезне тагын да активлаштырачакбыз», – дип белдерде Миңнеханов.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлек итү теләге ике якта да бар.

«Әмма безне кайвакыт тоткарлый торган мизгелләр дә очрый. Без үз продукциябезне ислам дөньясы илләренә чыгарырга телибез. Туризм, спорт һәм мәдәният кебек төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итү, уртак проектлар булдыру безнең өчен бик мөһим. Шуны да аңларга кирәк: гарәп дөньясы АКШ һәм Европа белән дә эшли, шуңа күрә без теләгән барлык планнар да тиз генә тормышка ашмый», – дип искәртте Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot