Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Өлкәннәр көнендә татарстанлыларны якыннарына шалтыратырга чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара өлкәннәр көнендә үз сәхифәсенә язылучыларны олыларга игътибар күрсәтергә чакырды. Үзенең телеграм-каналында ул шул хакта язган.
«Бүген Өлкәннәр көне билгеләп үтелә – бу безнең әби-бабайлар бәйрәме, - диелә хәбәрдә. – Якыннарыгызның хәлен белегез яки шалтыратыгыз, өлкән буынга игътибар күрсәтегез».
Ул теләкләрен татар телендә дә җиткергән (Өлкәннәргә исәнлек-саулык, бәхет һәм озын гомер телим!).
Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Өлкән буын» проекты гамәлгә ашырыла.
«Өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгырту – төп өстенлекләрнең берсе. Өлкән яшьтәгеләр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр тоткарлыксыз, михнәт күрмичә үзләренә закон буенча тиешлесен (компенсацияләр һәм бушлай дарулар, медицина хезмәтләре һәм тернәкләндерү чаралары) алсын өчен социаль гарантияләрнең берсүзсез үтәлешен тәэмин итәргә кирәк», - дип искәртте элегрәк дәүләт башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз