Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов өлешчә мобилизация турында: Район-шәһәр башлыклары бурычы – ярдәм итү
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында өлешчә мобилизациягә ярдәм темасына тукталды. «Илдә өлешчә мобилизация бара. Район-шәһәр башлыкларының бурычы – урыннарда һәртөрле ярдәм күрсәтү», - дип белдерде.
«Дәүләт хакимияте һәм муниципаль хакимият органнарына, республика оешмалары һәм предприятиеләренә РФ Президенты Владимир Путин куйган бурычларны тулысынча үтәргә кирәк. Ватанны саклаучылар һәм аларның гаиләләрен адреслы ярдәм һәм кайгырту белән тәэмин итү мөһим. Күпләргә җиңел түгел хәзер», - дип искәртте Президент.
«Ярдәмгә атлыгып торучы предприятие һәм иҗтимагый оешмаларның һаман да күбрәк булуын күрәбез. Андый инициативаларны хупларга кирәк. Киңкырлы ярдәм «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте кысаларында күрсәтелә. Россиянең яңа субъектларында яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча эшне дәвам иттерү зарур. Татарстан торгызу эшләрендә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә актив катнаша», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул бу эштә зур өлеш керткән предприятиеләрне санап узды. Тәтеш башлыгы Рәмис Сафиулловны, Мөслим районы эшмәкәре Илгиз Исламовны аерып билгеләп узды. «Республикада андый кешеләр күп. Һәркемгә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтемне җиткерәм. Бу эшне дәвам иттерәчәкбез», - дип мөрәҗәгать итте.
«Дөньяда хәзерге катлаулы вазгыять бөтен нәрсәне үз урынына куйган кебек. Иң гади кебек тоелган нәрсәләр беренче планга чыкты – балалар, гаилә, Ватанга мәхәббәт, патриотлык, ата-аналар мирасы. Илебез тарихы батырлык һәм каһарманлык мисаллары белән тулы. Без фидакяр җиңүчеләр буыны белән горурланабыз», - дип белдерде республика Президенты.
Ул республика Хөкүмәте, муниципаль берәмлек башлыкларына Ватанны саклаучылар, шул исәптән Махсус хәрби операциядә катнашучыларның хәтерен мәңгеләштерү эшен дәвам иттерүе мөһимлеге турында әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз