news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Өченче курстан соң күп кенә студентлар бер үк вакытта эшли һәм укый ала

Миңнеханов: Өченче курстан соң күп кенә студентлар бер үк вакытта эшли һәм укый ала
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Өченче курстан соң күп кенә студентлар бер үк вакытта белгечлек буенча укый да, эшли дә ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Югары нефть мәктәбе» фәнни-белем бирү үзәге мәйданчыгында уза торган алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмәдә әйтте.

«Ул эшләсен һәм өйрәнсен. Менә бу файда булыр! Югыйсә, биш ел сызымнар сызып кына нинди инженер булсын? Ул әле инженер түгел», - диде республика җитәкчесе.

Аның фикеренчә, бюджет урынында белем алган яшь белгечләр эшләргә һәм шуның белән дәүләтнең уку чыгымнарын капларга тиеш.

Әгәр кеше бюджет урынында укыган һәм дәүләт аның өчен түләгән булса, ул эшләргә һәм шуның белән дәүләтнең аның укуына киткән чыгымнарын компенсацияләргә тиеш. Эшләсен, шулай дөрес булыр дип уйлыйм», — диде ТР Рәисе.

Миңнеханов шулай ук яхшы төп мәктәп белеме булмаса, квалификацияле инженер кадрларын әзерләү мөмкин түгел дигән фикерен белдерде.

Семинар-киңәшмә «Югары нефть мәктәбе» фәнни-белем бирү үзәге мәйданчыгында уза, модератор булып Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100