news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов өч ил галимнәрен «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.

Бүләк Татарстанның фәнни-инновацион потенциалын ныгытуга керткән зур өлеш һәм күпьеллык нәтиҗәле фәнни эшчәнлек өчен бирелә.

Медаль белән Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Шәүкәт Әюпов, «Россия Фәннәр академиясе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе вице-президенты Владислав Панченко һәм «Әл–Фараби исемендәге казах милли университеты» коммерцияле булмаган акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе – ректоры Жансейт Туймебаев бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot