news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Нурлат районында урып-җыю барышын бәяләде

Миңнеханов Нурлат районында урып-җыю барышын бәяләде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нурлат районында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты. Ул шулай ук җирле җитештерүчеләр продукциясе күргәзмәсен карады һәм район активы, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлек башлыклары белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев хәбәр иткәнчә, урып-җыю эш темпында бара. Шулай ук муниципалитетта үзара салым буенча да эш җайга салынган.

Ул Рөстәм Миңнехановка муниципалитетларга игътибары һәм аларның эше өчен шартлар тудыруы өчен рәхмәт белдерде.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot