news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Новакның Төркия вице-президенты белән сөйләшүләрендә катнашты

Миңнеханов Новакның Төркия вице-президенты белән сөйләшүләрендә катнашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте вице-премьеры Александр Новакның Төркия вице-президенты Җәүдәт Йылмаз белән очрашуында катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия һәм Төркия хезмәттәшлеген ныгытуга үз өлешен кертә.

Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Рәисе искәрткәнчә, узган ел Татарстан-Төркия товар әйләнеше күләме 4,5 млрд доллардан артып киткән. «Һәм быелның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча уңай динамика күзәтелә – 2,67 млрд доллар», - дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot