news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов ни өчен Татарстанга елына 20шәр Ту-214 җитештерү бурычы куелганын аңлатты

Татарстанга елына егерме Ту-214 самолеты җитештерү бурычын куеп, ил җитәкчелеге республикага ышанычын раслады, дип ышана ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов. ОТР телеканалына биргән интервьюсында ТР Рәисе Татарстанның бу бурычны, гади булмаса да, үти алачагына ышандырды.

«Нигә безгә тапшырдылар? Чөнки сез беләсез, Ту-160 стратегик бомбардировщигы Казанда үз производствосын туктатты. Ил җитәкчелеге бу бурычны куйгач, Казан заводы моны хәл итте. Димәк, безгә, заводка, республикага ышаныч бар. Һәм бик кыска вакыт эчендә елына 20 самолет җитештерүне булдыру – бу җиңел эш түгел», – диде ул.

ТР Рәис искәрткәнчә, мондый күрсәткечкә республика 10 ел эчендә ирешергә тиеш. «Без моны ничек эшләргә икәнен аңлыйбыз. Без моны эшләргә тиеш», - дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot