Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов нефтьчеләргә Татарстан үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә искә төшергәнчә, ел саен сентябрьнең беренче якшәмбесендә Россиядә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә, һәм тармак предприятиеләренә республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты, дип хәбәр итә төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте.
«80 елдан артык Татарстан территориясендә нефть чыгарыла, ул республика икътисадының нигезе булды, машина төзелеше, химия, нефть химиясе, оборона-сәнәгать комплексы үсешенә этәргеч бирде һәм илнең ягулык-энергетика иминлегенә саллы өлеш кертте. Бу еллар эчендә нефтьчеләр, газчылар буыннары уникаль фәнни инженерлык мәктәпләре булдырдылар, яшь белгечләр дәвам итә торган һөнәри осталык традицияләренә нигез салдылар», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе ветеран нефтьчеләргә аерым рәхмәт белдерде. «Сезнең фидакарь хезмәтегездән һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыздан башка безнең республика горурлана торган югарылыкка ирешү мөмкин булмас иде», – дип ассызыклады ул.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан иртәгә, 5 сентябрьдә, Әлмәттә тантаналы чаралар узачак. Рөстәм Миңнеханов ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм муниципалитет администрациясенә бәйрәмне югары дәрәҗәдә уздырырга кушты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз