news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Нефтьчеләр хезмәте Татарстан потенциалын ныгытуның нигезе булып тора

Миңнеханов: Нефтьчеләр хезмәте Татарстан потенциалын ныгытуның нигезе булып тора
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге битләрендә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен Нефтьчеләр көне белән котлады.

«Кичә Әлмәттә булдык, нефтьчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладык. Татарстан территориясендә 80 елдан артык нефть чыгарыла, ул республика икътисадының нигезе булып тора!» - дип язган төбәк җитәкчесе МАКС мессенджердагы каналында.

«Нефтьчеләрнең берничә буыны традицияләрен бүген яшь белгечләр лаеклы дәвам итә. Үзләренең осталыкларын алар ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык конкурсы кысаларында күрсәтә», – дип өстәгән ул.

«Хөрмәтле нефть һәм газ комплексы хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннар! Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Сезнең тырыш хезмәтегез республиканың энергетика, сәнәгать, фәнни потенциалын ныгыту һәм тормыш сыйфатын күтәрү өчен ышанычлы нигез булды һәм шулай булып кала да!» – диелә котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot