news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов нефть химиясе, машиналарны Иранга җибәрү багланышларын киңәйтергә тәкъдим итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранга эш сәфәре барышында «Татарстан — Гөлестан» түгәрәк өстәле утырышында катнашты. Төбәкләрнең хезмәттәшлеге һәм аны киңәйтүнең перспективалы юнәлешләре фикер алышуның төп темасы булды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Без Россия – Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран белән хезмәттәшлекне югары бәялибез. Безнең бай тарихи, икътисади һәм мәдәни багланышларыбыз бар. 2022 елда без хезмәттәшлегебезне сизелерлек активлаштырдык һәм берничә провинция җитәкчеләре белән очрашулар уздырдык», – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов нефть химиясе һәм машина төзелеше тармагы продукциясен китереп тору кебек юнәлешләр буенча багланышларны киңәйтү мәсьәләләренә җентекләп тукталды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы башлыклары, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары, шулай ук «Агросила», «Рацин» акционерлык җәмгыятьләре, «Биектау сөт заводы Елмай» җәмгыяте һәм башка оешмаларның вәкилләре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100