news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов нефть химиясе һәм медицина өчен яңа эшләнмәләр белән танышты

Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышында нефть химиясендә инновацион проектлар каралды. Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Нефть-газ химиясендә инновацион проектлар каралды Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институтының «Функциональ материаллар һәм фотоника технологияләре» лабораториясе мөдире Вадим Семашко оптоакустик технологияләр турында сөйләде. Контактлы лазер-ультратавыш структуроскопиясе дефектоскопия гадәти ультратавыш контроленнән 10 тапкыр нәтиҗәлерәк.

Институтта мондый приборлар булдыру базарның 15 процентын биләргә мөмкинлек бирәчәк дип саныйлар. Моннан тыш, оптоакустик томография онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын иң иртә стадиядә табарга мөмкинлек бирә. Нотыкчы шулай ук проектта бары тик илебез материаллары һәм эшләнмәләре генә кулланылачак дип белдерә.

«Композитлар булган барлык производстволар өчен перспективалы дип саныйм. Медицинада аеруча кызыклы», - дип бәяләде проектны «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин.

Рөстәм Миңнеханов, композитлар җитештерүнең актив үсешен искә төшереп, сәнәгать компанияләре вәкилләре һәм медицина өлкәсендәге белгечләр катнашында бу темага «түгәрәк өстәл» уздырырга тәкъдим итте.

«Татнефть» ААҖ һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ техник киндер белән эшләргә ниятли. Бу эшләнмәне Татарстан сәнәгатенә яраклаштырырга тәкъдим ителде.

Өченче тәкъдим Татарстанның нефть-газ предприятиеләренә насос-компрессор җиһазларына кагылды. «ОКБМ Африкантов» АҖ баш конструкторы урынбасары Илья Коробов сүзләренчә, Россия машиналары бу сыекландырылган углеводород газларын суырту өчен билгеләнгән, шулай ук югары басымлы насослар, суга батырыла торган криоген насослар һ.б.

«Юнәлеш перспективалы. Чит ил җитештерүчеләре бушаткан урынны алырга омтылабыз. Уникаль герметик насослар эшләү Сибур өчен сынау проекты. Алар белән килешү имзаланган. «Татнефть» компаниясенә товарлар китерү буенча тәкъдим ясалды», - диде белгеч.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдимнәрнең актуальлеген билгеләп үтте һәм «Татнефтехиминвест-холдинг»ның «СПГ куллануны арттыру буенча» планнарын искәртте.

Санкт-Петербургта зур предприятиеләрне иминләштерүне автоматлаштыру өчен AIINS IT-экосистемасы эшләнгән. Бу хакта «InsurTech платформасы» («Адепт» ҖЧҖ) генераль директоры һәм нигез салучысы Игорь Кононов хәбәр итте. «Адепт» компаниясе Иннополис резиденты булырга планлаштыра.

Рөстәм Миңнеханов Иннополиста предприятиеләр вәкилләре өчен семинар уздырырга тәкъдим итте.

Утырыш азагында торбаларны эретеп ябыштыру, кисү һәм төзү өчен заманча технологияләрне «ТЕХНОТРОН» эретеп ябыштыру җиһазлары заводының маркетинг һәм сату буенча директор урынбасары Олег Гецкин тәкъдим итте.

«Роботны эретеп ябыштыру җиһазлары белән берләштердек. Робот алырга Татарстанга киләбез», - диде белгеч.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүнең күләмле программасы гамәлгә ашырыла һәм эретеп ябыштыру өчен аппаратлар кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100