Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Нефть саммитында Татарстанның яшь экологларына теләктәшлек белдерде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нефть саммиты чараларында катнашу өчен Әлмәткә килде. Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Новак белән бергә ул эш көнен экология олимпиадаларында катнашучылар һәм «Мәктәп биолабораторияләре» белем бирү инициативасы лидерлары белән аралашудан башлады.
Программа республиканың 1049 белем бирү оешмасыннан 171 мең укучыны колачлаган. Проект кысаларында экология, биотехнология һәм тотрыклы үсеш мәсьәләләренә багышланган 800дән артык дәрес уздырылган. Мәктәп биолабораторияләре укучылары үсемлекләр үстерүнең заманча ысулларын, шул исәптән микроклонирование алымын практикада үзләштерә.
Моннан тыш, сафтан чыккан мобиль җайланмаларны җыю һәм киредән эшкәртү буенча пилот проекты да тормышка ашырыла. Укучылар иске электроника детальләрен аралау һәм утильләштерү белән шөгыльләнә, шулай итеп алар җаваплы куллану һәм тирә-юньне саклау нигезләрен өйрәнә.
Миңнеханов һәм Новак укучылар белән аралашты һәм аларның сорауларына җавап бирде. Мәктәп укучыларын климат үзгәрүгә каршы көрәш буенча дөньякүләм инициативалар, шулай ук экологик вазгыятьнең кешелек киләчәгенә тәэсире кызыксындырды. Җитәкчеләр балалар белән һөнәрне һәм белем бирү юлын аңлы рәвештә сайлауның әһәмияте турында фикер алышты.
- «Мәктәп биолабораторияләре» программасы һәм экология олимпиадасы экологик җаваплы, тәнкыйди фикер йөрткән һәм эшләргә әзер буын тәрбияләү өчен мөһим адым булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз