Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Нефть-газ химиясе форумы кырларында Белоруссия вице-премьеры белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нефть-газ химиясе форумы кырларында Белоруссия Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия-Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында Белоруссия белән хезмәттәшлек Татарстан өчен зур әһәмияткә ия.
«Безнең илләрнең президентлары бер-берсенә ничек ярдәм итәргә кирәклеген күрсәтә», - диде ул.
ТР Рәисе агымдагы елның маенда Брестка эш сәфәрен искә төшерде һәм Белоруссия ягының халык тарихын һәм хәтерен саклау буенча эшен югары бәяләде. Ул шулай ук шәһәрләр арасында туры авиарейслар җибәрү өчен рәхмәт белдерде. Бу яңалыкның уңайлылыгын Каранкевич та билгеләп үтте.
Хәбәр ителгәнчә, узган ел йомгаклары буенча Татарстан белән Белоруссия арасында товар әйләнешенең аз гына кимүе теркәлгән. Яклар транспорт, газ-мотор ягулыгы, компрессор һәм газ суырту техникасы, шулай ук мәгариф һәм мәдәниятне дә кертеп, киләчәк хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр турында фикер алыштылар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз