news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Нефть эшкәртүне һәм химияне үстерү – ул безнең стратегик бурыч

Миңнеханов: Нефть эшкәртүне һәм химияне үстерү – ул безнең стратегик бурыч
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Нефть-газ химиясе комплексы – Татарстан икътисадының нигезе. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть-газ химиясе форумының пленар утырышында белдерде.

«Бүген бездә булган сыйфатлы ресурс базасы, технологик ысул-кораллар бик мөһим», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика территориясендә 70 елдан артык нефть чыгарыла һәм сәнәгать табышын тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче яңа эшләнмәләр даими рәвештә булдырыла.

«Табыш дәрәҗәсе елына 35 миллион тоннаны тәшкил итә, бу Нефть экспортлаучы илләр оешмасы (ОПЕК) белән килешүгә бәйле. Без күбрәк тә булдыра алабыз», - дип өстәде Татарстан Рәисе.

Ул ассызыклаганча, бүген республика елына югары нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ия булган 23 миллион тоннадан артык нефть эшкәртә.

«Бездә югары нәтиҗәлелеккә ия булган ике зур комплекс бар. Нефть эшкәртүне һәм химияне алга таба үстерү – ул безнең стратегик бурыч. Әмма нигез – безнең чимал базасы», - дип саный Миңнеханов.

Миңнеханов шулай ук теләсә кайсы тармакта иң мөһиме – квалификацияле кадрлар, дип искәртте. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда югары мәктәпне җитди реформалаштыру бара, инженер мәктәпләр булдырыла, һәм республика әлеге процессларда актив катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100