news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Нәвоида бәйрәм боткасы әзерләүдә катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Нәвои шәһәренә визиты барышында сумалак бәйрәм боткасын болгатуда катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Нәвоида, традиция буенча, иң кадерле кунакларны бәйрәм боткасы белән сыйлап кына калмыйлар, ә аны болгатуда катнашырга сорыйлар», – дип язды Галимова үзенең MAX блогында һәм кыска видео урнаштырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot