news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Навои шәһәренең җитештерү предприятиеләрендә булды

Миңнеханов Навои шәһәренең җитештерү предприятиеләрендә булды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Навои шәһәренең (Үзбәкстан) тау эшләре өчен тау-шахта җиһазлары һәм нефть-газ тармагы өчен җиһазлар җитештерү предприятиесендә булды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова хәбәр итте.

Продукция нигездә тау, нефть-газ һәм химия тармагы предприятиеләре, шулай ук кече бизнес предприятиеләре өчен кулланыла. Аерым алганда, станок җиһазларын эшләтеп җибәрү-көйләү, монтажлау һәм техник хезмәт күрсәтү, йөк автотранспорты, тау техникасы һәм шахта җиһазлары, төрле катлаулылыктагы гидравлика системалары, гидравлика насослары һәм гидромоторларны ремонтлау буенча хезмәтләр комплексы күрсәтелә.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов водород перекисе җитештерү заводы – «Uzbekistan Hydrogen Peroxide» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булды. Предприятиенең продукциясенә медицина, тукыма, целлюлоза-кәгазь һәм тау файдалы казылмалары сәнәгатендә ихтыяҗ бар. Продукция Россия, Казахстан, Белоруссиягә тапшырыла.

Татарстан лидеры эш сшфәре белән Үзбәкстанда. ТР Рәисенең программасында берничә предприятиегә бару, шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышу өчен өлкә җитәкчелеге белән очрашулар бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot