Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов #МЫВМЕСТЕ премиясе финалына үткән Татарстан кешесе өчен тавыш бирергә чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә һәм телеграм-каналында республика халкын #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе финалына үткән якташыбыз Альберт Бикмуллин өчен тавыш бирергә чакырды.
«Бу Альберт Бикмуллин, якташыбыз, чын герой! Ул ел башында бер яшьлек ике сабыйга куркыныч янавын күреп ала һәм ярдәмгә ашыга. Альберт ул чакта да узып китмәде һәм сабыйларның гомерен саклап калды, бүген дә читтә калмый, махсус хәрби операция зонасында Туган илне яклый», — дип искәртте ТР Рәисе.
«Альберт #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе федераль этабында «Шәхес» номинациясе «Ел гамәле» номинациясендә финалист булды. Якташыбызга ярдәм итик! Нәкъ менә аның кебек геройлар җиңәргә тиеш!» - дип өстәде ул.
«Альберт, бөтен республика синең җиңүгә ышана! Татарстанның мондый уллары белән без горурланабыз һәм синең өчен бирәчәк тавышыбыз моны, һичшиксез, исбатлаячак!» – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
#МЫВМЕСТЕ премиясе максаты – кешеләргә ярдәм итү һәм Россия һәм дөньяда тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән проектларны тану һәм хуплау. Премия «Мәгариф» илкүләм проекты (башка илкүләм проектлар кебек үк РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылды) ярдәмендә үткәрелә. #МЫВМЕСТЕ премиясе финалистлары өчен тавыш бирү 2024 елның 17 октябреннән 21 ноябренә кадәр уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз