news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Виталий Мутко торак төзелешен финанслау турында фикер алышты

Рөстәм Миңнеханов һәм Виталий Мутко торак төзелешен финанслау турында фикер алышты
https://tatarstan.ru/

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре барышында «ДОМ.РФ» Торак өлкәсендә үсеш институты генераль директоры Виталий Мутко белән уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм торак төзелеше өлкәсендә дәүләт сәясәтенең актуаль темалары турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әңгәмә тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов Виталий Муткога төбәккә карата игътибары өчен рәхмәт белдерде. «Без үз проектларыбызның торышы һәм аларны тормышка ашыру барышы турында җентекләп сөйләштек. Безнең төзүчеләр «ДОМ.РФ» программалары кысаларында бик актив эшли, һәм төзелешнең яртысы диярлек бүген «ДОМ.РФ» бирә торган инструментлар хисабына финанслана», –  дип билгеләп үтте ул.

Шул ук вакытта Татарстан Президенты төзелешне финанслауның кызыксыну уята торган ысулларына аерым тукталды. «Ләкин яңа мөмкинлекләр бар. Бу – яңа торак комплексларының мөмкинлекләрен киңәйтү. Концессия акчаларын һәм инвестиция кредитларын җәлеп итәргә мөмкин. Без бу мәсьәләләр турында да фикер алыштык, нәтиҗәләр буенча эшче төркем булдырдык. Минемчә, торак төзелеше, төбәкнең теге яки бу бурычларын хәл итү өчен бу җитди ярдәм булачак», – дип аңлатты республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов Виталий Муткога Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100