Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Муса Җәлилнең юбилеена багышланган чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә бөек татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга кушты. Бу хакта төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы – чын патриотизм һәм Ватанга булган мәхәббәтнең ачык мисалы», –дип искәртте бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов.
ТР Рәисе искәрткәнчә, иртәгә, 15 февральдә, татар халкының күренекле улы – Муса Җәлилнең юбилее уңаеннан тантаналы чаралар узачак.
«Татарстан Мәдәният министрлыгына, муниципаль берәмлек башлыкларына тиешле чараларны югары дәрәҗәдә оештырырга һәм аларны ел буе дәвам итәргә кирәк», - диде Миңнеханов.
«Бу чараларны мәгариф оешмаларында, мәдәният учреждениеләрендә, яшьләр сәясәтендә үткәрү, аларга балаларны һәм яшьләрне актив җәлеп итү зарур», - дип ачыклык кертте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз