news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Муса Җәлил туган җиренә булган мәхәббәтен һәм батырлыгын иҗатында җиткерә

Шагыйрь Муса Җәлилнең бөтен иҗаты Ватанга мәхәббәт һәм аны якларга әзерлеге белән сугарылган. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең MAX каналында хәбәр итте.

Республика лидеры искәрткәнчә, бүген Советлар Союзы Герое, татар халкының күренекле улы, сугышчы һәм шагыйрьнең тууына 120 ел тула.

«Фашист концлагерьларында һәм төрмәсендә җәзалап үтерелгән Муса Җәлил гомеренең соңгы минутына кадәр илгә һәм халкына булган антына тугры кала. Туган җиренә булган мәхәббәтен һәм батырлыгын иҗатында җиткерә! Аның рухи көче һәм ватанга тугрылыгы мәңге онытылмас!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Видео: max.ru/rustamminnikhanov

news_right_1
news_right_2
news_bot