news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов – муниципалитетларга: Барлык мәсьәләләрдә дә бергәләп эшләргә кирәк

Миңнеханов – муниципалитетларга: Барлык мәсьәләләрдә дә бергәләп эшләргә кирәк
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә төбәк белән идарә итү системасы өчен муниципаль хакимиятнең әһәмиятенә игътибар итте. Чараның видеоязмасын ТР Рәисе матбугат хезмәте урнашырды.

«2025 ел азагына якынлаша. Безгә эшкә йомгак ясарга һәм киләсе елга бурычлар билгеләргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәне ачып җибәреп.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, 18 декабрьдә ТР Муниципаль берәмлекләр советының 20нче съезды узды. Советның рәисе итеп биш елга Әгъзам Гобәйдуллин яңадан сайланды.

«Без һәрвакыт муниципаль хакимияткә таяндык. Авыл, район һәм шәһәр дәрәҗәсе – безнең республиканың нигезе, без моны һәрвакыт истә тотабыз. Сез дә үзегезнең әһәмиятегезне белеп торырга тиеш. Шуңа күрә барлык мәсьәләләр буенча да бергәләп эшләргә кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot