news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов муниципалитетлар арасындагы смотр-конкурста җиңүчеләргә автомобильләр тапшырды

Миңнеханов муниципалитетлар арасындагы смотр-конкурста җиңүчеләргә автомобильләр тапшырды
Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Бүген Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырылды. Алар бүләкне ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды.

«Татарстан Республикасы көне алдыннан без, гадәттәгечә, смотр-конкурста йомгак ясыйбыз һәм анда җиңүчеләргә эш автомобильләре тапшырабыз», - дип искәртте Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан - тормыш сыйфаты һәм икътисадның төрле тармакларын үстерү буенча Россиянең әйдәп баручы субъекты. «Безнең казанышлар - команда белән эшләү һәм һәр муниципалитетның керткән өлеше нәтиҗәсе», - дип белдерде ТР Рәисе.

Фото: © Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Ул искәртеп узганча, махсус операция үткәрү шартларында муниципалитетлар хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә, шулай ук Россиянең яңа төбәкләренә ярдәм итү буенча зур эш алып бара.

«Сезнең күбегез махсус операция зонасында даими рәвештә була, хәрбиләрнең сугышчан рухын ныгыта. Яңа техника эшегезнең дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итәр дип ышанам», - диде Миңнеханов.

Тантана азагында Миңнеханов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллинга символик ачкыч тапшырды. «Бу - универсаль ачкыч, ул барлык автомобильләргә дә ярый», – дип шаяртты Татарстан Рәисе.

Тантанада 100гә якын Lada Niva Travell автомобиле, шулай ук дүрт Sollers Atlant автобусы тапшырылды. Смотр-конкурска йомгакны, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы көне алдыннан ясыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot