news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов мобилизацияләнүчеләрнең шикаятьләрен тикшерергә, эш урыннарын сакларга кушты

Миңнеханов мобилизацияләнүчеләрнең шикаятьләрен тикшерергә, эш урыннарын сакларга кушты
https://tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мобилизациягә чакырылучы татарстанлыларның барлык мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирергә һәм шикаятьләрен тикшерергә кушты. Ул шулай ук мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә игътибарлы булырга чакырды. Республика җитәкчесе бүгенге чакырылыш комиссиясе утырышында әнә шундый йөкләмәләр белән чыгыш ясады.

Утырыш барышында Татарстан Президенты муниципаль район башлыкларының өлешчә мобилизацияләүне оештыруга багышланган докладларын тыңлады. Утырышта катнашучылар кайбер мобилизацияләнүчеләрнең шикаятьләре буенча фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов җитәкчеләрне мондый мөрәҗәгатьләргә игътибарлы булырга һәм тикшерүләр үткәрү өчен аларга оператив җавап бирергә өндәде.

«Барлык мөрәҗәгатьләргә дә оператив рәвештә җавап бирергә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу мәсьәләгә формаль карарга ярамый. Шикаятьләр бар икән, аларны тикшерергә кирәк».

Ул шулай ук мобилизацияләнүче гаиләләргә игътибарлы булырга, махсус операция үткәрү зонасына китүче хезмәткәрләрнең хезмәт хакын кайбер предприятиеләр кебек саклап калырга кушты.

«Бу безнең кешеләр. Барысы белән дә элемтәдә булырга кирәк. КАМАЗ мисалы бар, анда мобилизациягә китүчеләргә бөтен кирәкле әйберләрне бирүдә дә, аларның гаиләләренә ярдәм итү өлешендә дә максималь рәвештә ярдәм итәләр. Башка предприятиеләргә дә кушылырга кирәк. Ярдәм итү чаралары – безнең бурычыбыз», – дип йомгаклады Татарстан Президенты.

Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр иткәнчә, Казанда мобилизацияләнүчеләрне җыю өчен өч пункт оештырылган: «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге, танк полигоны һәм Казан югары танк команда училищесы мәйданчыгы. Барлык объектларга да республика муниципаль районнарыннан мобилизацияләнгән кешеләр килә.

Рөстәм Миңнеханов җыю пунктларында тәүлек буе куркынычсызлык пунктлары, ашыгыч ярдәм бригадалары кизү торуны һәм мунча-кер юу комплексы оештырырга кирәген әйтте.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Республикасы Президенты «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге базасында оештырылган мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктында булды һәм Казан танк училищесындагы полигон базасындагы палаткалы лагерьда урнашу шартларын бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100