news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов мобилизацияләнүчеләрнең Казан танк училищесындагы палаткалы лагерендә булды

Миңнеханов мобилизацияләнүчеләрнең Казан танк училищесындагы палаткалы лагерендә булды
https://tatarstan.ru

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан танк училищесы оештыра торган хәрби частьләр урнашкан палаткалы лагерьда булды. Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнүчеләр белән аралашты, туклану сыйфаты һәм палаткалы лагерьда тору шартлары белән кызыксынды. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Лагерьда яшәү өчен 73 палатка урнаштырылган, алар 2500 чакырылучыны сыйдыра ала. Анда ике катлы караватлар, җылыту приборлары, урын-җир китерелгән.

Моннан тыш, лагерьда бит һәм кул юу, ашау урыннары, мәгълүмат алу һәм ял итү бүлмәләре булдырылган. Килүчеләрне тукландыру ике сменада оештырылган.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» базасындагы өлешчә мобилизацияләүгә чакырылучыларны җыю пунктында булган иде.

21 сентябрь иртәсендә Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы карарны имзалады. Саклану министры Сергей Шойгу белдергәнчә, чакырылышка хәрби тәҗрибәсе булган һәм резервта торган 300 мең кешене җәлеп итү каралган. Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин Россия Президенты карары нигезендә республика территориясендә өлешчә мобилизация турында боерык имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100